Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, мәктәп програмында туган телләрне өйрәнүгә бүленгән сәгатьләрне сакларга сораган. Бу хакта 17 июль көнне Дәүләт шурасы утырышында министр Илсур Һадиуллин белдерде.
Утырышта ул парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның яңа уку елыннан туган тел дәресенә бәйле үзгәрешләр турында сорауга җавап бирде. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбияты атнага 1 дәрескә генә калырга мөмкин.
— Тема билгеле. Стратегия кабул ителгән, карар чыгарылган. Үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябрендә гамәлгә керергә тиеш. Без бу юнәлешне өйрәнәбез. Русия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен хәзерге уку планнарын саклау турында хатны юлладык, — диде Һадиуллин.
Мәгариф министры сүзләренчә, мәктәпләрнең 1 һәм 2нче уку планнарында туган телләрне өйрәнү бөтенләй каралмаган, бу планнарны республика кулланмый. Ә менә 3, 4 һәм 5нче уку планнарында туган тел дәресләре саны кыскара, ди ул.
Һадиуллин министрлыкның "бу юнәлештә эш алып баруын" әйтте, ул "уртак тел табылыр" дип өметләнә.
Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаган депутат, шагыйрь Ркаил Зәйдулла татар теленә һөҗүмнең күптәннән алып баруын искәртте.
— Игътибар итегез, милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан башланды, шуннан соң урыс теленнән башка гайре телләрне юкка чыгару сәясәтен алып баралар. Моның артында кемнәр тора? Белмим. Ләкин бу, әлбәттә, бу гасырда гына башланган эш түгел. Тарихка карасак, бу гасырлар дәвамында килә торган сәясәт. Тарихта төрле чорлар булган, — диде ул парламент утырышында.
Шулай ук утырышта чыгыш ясаган депутат Илшат Әминов бу мәсьәләгә депутатларның зур игътибары кирәк булуын әйтте. "Тыныч эшләргә, конструктив канун чыгару эшчәнлеге белән шөгыльләнергә кирәк", диде ул. Кирәк булса, халыкларның үз телләрен өйрәнүдә Конституциядә язылган хокукны яклау өчен Конституцион мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итү мөмкин, диде Әминов.
- "Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.
- Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — элек Татарстаннан Дума депутаты булган, хәзер Русия президенты ярдәмчесе вазифасын башкаручы Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум